news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Бәхетле балачак музее” ачылды

Анда 1 меңнән артык экспонат урын алган, музей алга таба да баетылачак

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда тагын бер музей барлыкка килде. “Бәхетле балачак музее” дип аталган әлеге музей Университет урамы, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Музей ике катлы. Аның беренче катында сыйныф бүлмәсе экспонатлары урнаштырылган. Совет чоры балалары утырып укыган парталар, алар мәктәпкә йөргән портфельләрдән тыш, дәреслекләр, пионерия атрибутлары, дәреслекләр һ.б. урын алган. Барлыгы — 1 меңнән артык экспонат, музейның гомуми мәйданы — 200 квадрат метр. Музейда күбрәк 1970-1980 елгы ядкарьләр куелган. 

Икенче катта исә − тормыш лабиринты. Бу бүлмәдә экспонатлар лабиринт рәвешендә урнаштырылган һәм балалар кечкенә чакта уйнаган уенчыкларыннан алып үсмер вакытта файдаланган предметлар, үсмерләрнең спорт белән шөгыльләнгән экспонатлары һ.б. бар. Лабиринт хәрби хезмәт темасы белән тәмамлана. Моннан тыш, “Бәхетле балачак музее”нда танылган артистлар бүләк иткән экспонатларны да күрергә мөмкин. Шулай ук музей казанлылар алып килгән предметлар хисабына да баетыла. Мисал өчен, киләчәктә анда 1978 елгы “планшет”ны күрергә мөмкин булачак, ул әлегә тамашачыларга тәкъдим ителмәде, әмма музей фондында бар.

Икенче катта 1970-1980 елларда булган техник чаралар урнашкан бүлмә дә бар. Уен автоматларыннан тыш, анда хоккей, баскетбол уеннары һ.б. күрергә була. Музейга керү бәясе балаларга 150 сум, олыларга 250 сум тора.

Музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов: “Һәр кеше бала чагында бәхетле булган. Үскәч, бәхет төшенчәсе һәр кеше өчен төрлеләнә, ә бала чакта ул безнең барыбыз өчен дә бер үк төрле. Чынлыкта, бу — бәхет музее”, - дип саный. Аның сүзләренчә, мондый музей булдыру теләге инде күптән булган. Шул ук урамда урнашкан “Социаль көнкүреш музее”нда экспонатлар арту сәбәпле, яңа музей ачарга ниятләгәннәр. “Социаль көнкүреш музее”ның аудиториясе арту да яңа музей барлыкка килүгә сәбәпче булган. Шушы музей экспонатларын якын киләчәктә Истанбул, Әнкара (Төркия) шәһәрләрендә, Париж (Франция), Вена (Австрия), Кёльн (Германия) калаларында да күрә алачаклар. Мобиль музейны тәкъдим итүдә виртуоз баянчы Айдар Вәлиев катнаша. Сүз уңаеннан, әлеге проектны тормышка ашыруда ТӨРКСОЙ оешмасы да үз өлешен керткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100