news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бүгеннән ОРВИ үсеше белән бәйле чикләү чаралары кертелә

Роспотребнадзор грипп һәм ОРВИ күтәрелеше чорында профилактика чараларын һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү зарур булуына басым ясый.

Казанда бүгеннән ОРВИ үсеше белән бәйле чикләү чаралары кертелә
Султан Исхаков

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүгеннән башлап, ягъни 2017 елның 17 гыйнварыннан, Казанда, үтә көчле тын юллары вируслы инфекцияләре (ОРВИ) үсеше белән бәйле рәвештә, медицина, белем бирү оешмаларында чикләү чаралары кертелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, авыру күрсәткечләренең эпидемия бусагасыннан узуы гыйнварның беренче атнасында гына күзәтелсә дә, Казанда Баш дәүләт санитар табибының чикләү чаралары турында карары чыккан. Алар сәламәтлек саклау оешмаларында туганнарның пациентлар янына килүен чикләү яки тыюны, шулай ук массакүләм чаралар оештыруны чикләүне һәм битлек кию режимын кертүне күздә тота. Любовь Авдонина мондый чараларның чир таралышына киртә булачагын билгеләп узды.

Роспотребнадзор грипп һәм ОРВИ күтәрелеше чорында профилактика чараларын һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү зарур булуын билгеләп үтә. Шулай ук, гриппның үпкә ялкынсынуы, миокардит, энцефалит, менингит, синусит, отит, ангина кебек өзлегүләргә китерүе белән куркыныч булуын искәртә. Бу өзлегүләр балаларда, олы яшьтәге кешеләрдә һәм хроник авырулары булган кешеләрдә аеруча көчле булуы ихтимал. Белгечләр авыру билгеләрен сизә башлауга, үз белдегең белән дәваланмаска, ә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100