news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бүгенге көн татар фольклористикасының актуаль проблемалары хакында фикер алышалар

ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы дәүләт татар фольклоры үзәге узган елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясый

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар–информ”). 10 февральдә ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы дәүләт татар фольклоры үзәге узган елда башкарган эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фәнни–гамәли конференция үткәрә. Конференциянең темасы – “Бүгенге көн татар фольклористикасының актуаль проблемалары”.
Конференциядә катнашучылар фольклорны өйрәнүнең теоретик акспектлары; кыр фольклористикасының актуаль проблемалары; бүгенге көн мәгарифе һәм мәдәнияте контексында миф, фольклор һәм әдәбият; йолалар һәм йола фольклоры; халык хореографиясе проблемалары һәм башка мәсьәләләрне карарга ниятли.
Конференция нәтиҗәләре буенча фәнни хезмәтләр җыентыгын бастырып чыгару күздә тотыла, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән. Чара ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт гуманитар–педагогика университеты ярдәмендә оештырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100