news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бүген Россия һәм Иран футбол җыелма командалары очраша

"Казан Арена" стадионында узачак матчта ике як команда составында да "Рубин" футболчылары уенга чыгарга мөмкин.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Бүген – 10 октябрьдә Казанда Россия һәм Иран футбол җыелма командалары арасында контроль матч уза. “Казан Арена” стадионындагы уен 19.00 сәгатьтә башлана.
Шунысы игътибарга лаек: әлеге матчта ике як команда составында да “Рубин” футболчылары уенга чыгарга мөмкин. Россия җыелмасы составында “Рубин” командасыннан Владимир Гранат, Федор Кудряшов һәм Магомед Оздоев булса, Ираннарның төп йолдызларының берсе – Казан клубы һөҗүмчесе Сердар Азмун. Моннан тыш Иран җыелмасы составында 2012-2016 елларда "Рубин" клубыныкы булган, әмма төп составка эләгә алмаган капкачы, 29 яшьлек Алиреза Хагиги да бар.

Иран футболчылары Казанга 8 октябрьдә килеп урнашты, ә кичә "Казан Арена"да ачык күнегүләр уздырды.

“Безнең команданың һәр уенчысы, капкачыдан алып һөҗүмчегә кадәр – йолдыз. Безнең бурыч – тренер әйткәннең барысын да эшләү. Мин уенчыларны илдә һәм илдән читтә уйнаучыларга бүлмим. Әйе, Иранда уйнамаганнар игътибарны күбрәк җәлеп итә, әмма илдәге футболчылар арасында да бик көчле футболчылар бар”, – диде Сердар Азмун журналистларга ачык күнегүләрдән соң уздырылган матбугат конференциясе вакытында.

Сүз уңаеннан, Иран җыелмасы – 2018 елгы дөнья чемпионатында катнашу хокукын яулаган командаларның берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100