news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бүген Конфедерацияләр кубогының икенче матчы уза

"Казан Арена" стадионында Германия һәм Чили командалары "В" төркемендә лидерлык өчен көч сынашачак.

Казанда бүген Конфедерацияләр кубогының икенче матчы уза
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Бүген футбол буенча Россиядә уза торган Конфедерацияләр кубогында ике матч каралган. Казан турнирда икенче матчны кабул итеп алырга әзерләнә – "Казан Арена" стадионында Германия һәм Чили командалары "В" төркемендә лидерлык өчен көч сынашачак.

Көннең тагын бер уены Санкт-Петербургта уза: беренче турда җиңелүгә дучар булган командалар – Камерун һәм Австралия җыелмалары үзара көч сынаша.

22 июнь. Футбол. Конфедерацияләр кубогы. "В" төркеме:
 
Камерун – Австралия. 18.00. "Санкт-Петербург" стадионы ("Матч ТВ).
 
Германия – Чили. 21.00. "Казан Арена" стадионы (Матч ТВ).

news_right_1
news_right_2
news_bot