news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бүген кинофестиваль ачыла

Кинофестиваль 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан мөселман киносы фестивале кызыл келәменнән «Великолепный век» сериалы актеры Сәлим Байтактар, Россия киносы артистлары Лариса Удовиченко, Юлия Рутберг, Алексей Петрухин, режиссерлар Борис Грачевский, Николай Досталь, Хуҗаколый Нарлиев һәм башкалар үтәчәк. Бу хакта кинофестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда халыкара мөселман киносы фестивлале ачыла. Ачылу тантанасы бүген Камал театрында булачак. Конкурс программасына кертелгән фильмнар «Ривьера» күңел ачу үзәгенең «Алмаз Синема Порт» кинотеатрында күрсәтеләчәк. Кинофестивальнең махсус программалары «Мир» кинотеатрында була.

Кинофестиваль 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot