news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда бүген балалар бакчаларында милли тарих һәм мәдәният үрнәкләрендә әхлакый тәрбия бирүгә багышланган республика конференциясе була

Казанда бүген балалар бакчаларында милли тарих һәм мәдәният үрнәкләрендә әхлакый тәрбия бирүгә багышланган республика конференциясе була

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Казанның «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәгендә «Балаларны милли традицияләргә һәм халыкның тарихи үткәненә җәлеп итү — мәктәпкәчә учреждениеләрдә аларга әхләкый-патриотик тәрбия бирүнең төп юнәлеше» дигән темага республика фәнни—гамәли конференциясе була. Аның кысаларында башкаланың балалар бакчаларында иҗади остаханәләр, ягъни секцияләргә бүленеп эшләү һәм соңыннан пленар утырыш каралган.

Пленар утырышта конференция исемендәге доклад белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Д.Мостафин чыгарга тиеш. Мәгарифне үстерү институты проректоры В.Пискарев «Татарстан халыклары тарихи-мәдәни мирасының чагылышы буларак, Казан» дигән темага чыгыш ясаячак. Яр Чаллы шәһәренең Өзлексез белем бирү институты проректоры И.Хамматов мәктәпкәчә яшьтәге балаларның формалашуына этнопедагогиканың йогынтысы турында сөйләр дип көтелә.

«Балаларны гаиләдә әхлакый-патриотик тәрбияләү ысулы буларак, этномәдәни традиция» дигән теманы Казан дәүләт педагогия институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә мәгариф факультеты деканы В.Закирова яктыртырга тиеш. Ә Яңа Савин районы Мәгариф бүлегенең баш белгече В.Гәрәева Мәгариф бүлегенең бу өлкәдәге идарә эшчәнлеге турында сүз алып барачак. Конференция ахырында фикер алышулардан соң резолюция дә кабул ителер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100