Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бөек Ватан сугышында һәлак булган журналистларны һәм полиграфчыларны искә алдылар
Чара “Идел-Пресс” территориясендә мемориаль такта янында узды
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы территориясендә митингта Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны саклаган журналистларны һәм полиграфчыларны искә алдылар.
«Татмедиа» АҖ филиалы - “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскаров Җиңүнең зур югалтулар аша килүен ассызыклады. Батырлар истәлеге, җиңү һәм тыныч күк өчен куйган хезмәтләре алдында баш иябез. Без аларны онытырга тиеш түгел”, - диде ул. Әскаров шулай ук, уртак җиңүгә ТАССР һәм барлык Советлар Союзы полиграфчылары да үз өлешләрен кертте, дип билгеләп үтте.
Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган журналистларны һәм полиграфчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм истәлек тактасына чәчәкләр куйдылар.
«Татар-информ» МА ны Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры урынбасары Марат Гәрәев белдергәнчә, бәйрәм алдыннан комплекс вәкилләре элеккеге хезмәткәрләре – тыл хезмәтчәннәре янындә булганнар. Аларга бәйрәм азык-төлек җыелмалары тапшырылган. “Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, сугыштан соң безнең предприятиедә эшләүчеләр арасында исәннәр калмады”, - диде ул. Шулай ук предприятиедә Әфганстан һәм Чечня хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан хезмәткәрләрне дә котладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз