news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдипләрен искә алырлар
Иртәгә А.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда “Сугыш дәһшәтен чагылдырган юллар” исемле музей дәресе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә А.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда “Сугыш дәһшәтен чагылдырган юллар” исемле музей дәресе узачак. Әлеге чара начар күрүче һәм сукыр кешеләр өчен “Музей дөньясы – синең кулларда” проекты кысаларында оештырыла. Проектны тормышка ашырырга Республика сукырлар өчен махсус китапханәсе ярдәм итә.
Билгеле булганча, начар күрүче кешеләргә музей дөньясын ачарга бик авыр була. Шуңа күрә музей хезмәткәрләре мондый кешеләр белән эшләүнең үз ысулын тапканнар. Хәзер аларга экспонатларны тотып карау, әйберләр аша музей дөньясы белән танышу мөмкинлеге бирелә. Проектның беренче этабы 2007 елның сентябрендә старт алган иде. Ул вакытта музейда “Максим Горькийның Казан университеты” күргәзмәсе оештырылган булган. Икенче этап буларак музейга килүчеләр XIX гасыр башы-XX йөзгә караган предметлар аша Федор Шаляпинның тормышы һәм иҗаты белән таныша алды. «Ф.И.Шаляпин. Биографиянең Казан битләре” күргәзмәсенә экскурсия музей дәресе формасында үтте.
Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә багышланган күргәзмәдә фондлар белән танышу, музей дәресе, әдәби-музыкаль кичә формасында узачак. Музей фондларында сугышта катнашкан татар шагыйрьләре, язучылары – Фәтыйх Кәрим, Нәби Дәүли, Тихон Журавлев, Гадел Кутуй, Геннадий Паушкин һәм башкалар турында бай коллекция саклана. Музей дәресе начар күрүче кешеләрдә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә, әдәбиятка, музыкага һәм сәнгатькә кызыксыну уятуга юнәлтелә.
11дә башланачак дәрестә Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар, Горький музеенда саклана торган предметлар күрсәтеләчәк. Чарада Республика сукырлар өчен махсус китапханәсе, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы вәкилләре катнаша. Тәкъдир итү кичәсенә Казан театр училищесы шәкертләре дә чакырылган. Әлеге мәгълүматны Милли музейның матбугат хезмәте җиткерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2