news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парад башланды

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парад башланды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланып китте.

Биредә тантана ачылганчы ук, мәйданда Җиңү парадында катнашучы шәхси состав тезелгән иде. Парад рәсми рәвештә ачылгач, мәйданга Россия, Татарстанның дәүләт әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды.

Бу вакытта Татарстан улларының Ватанны сакларга китүе турында сөйләнде. Республикадан 700 меңләп кешенең сугышка киткәнен, аларның яртысының яу кырында ятып калганы, якташларыбызның 200 меңенең - орден һәм медаль иясе, 250 дән артыгының Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары булуын билгеләп үтелде.

Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланганчы, тантанада катнашучылар Мәскәүдәге Кызыл Мәйданда барган Җиңү парады күренешләрен, РФ Президенты Владимир Путинның Җиңү көне белән котлавын туры эфирдан күзәтте. 

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100