Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар бушлай мунча керә ала
Моннан тыш, ташламаларга ия казанлылар өчен муниципаль берәмлек бюджетыннан җылылык энергиясенә субсидияләр каралган
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанда, кайсы группада булуга карамастан, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аны озатып барган кеше мунчада бушлай юынырга хокуклы. Ләкин мондый мөмкинлек мунчаның I һәм II разрядлыларында гына бирелә, ә якындагы мунчаның ничәнче разрядлы икәнен мунчага шалтыратып белешергә була, дип белдерде бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында барган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Римма Гарипова.
Аның сүзләренчә, шәһәр бюджетыннан шуның өчен быелга 2,4 млн. сум акча каралган һәм ул арттырылырга мөмкин (былтыр - 4,9 млн. сумнан күбрәк). Ул акча шушы мунчаларга күчерелә, ә ташламадан файдаланучы кеше фәкать ветеран яки инвалид булуы турында таныклыгын күрсәтеп керә, ягъни өстәмә документ юллап йөрисе юк. Моннан тыш, атнасына ничә тапкыр бушлай мунча керү буенча нинди дә булса чикләүләр каралмаган, дип аңлатты Р.Гарипова.
Моннан тыш, ташламаларга ия казанлылар өчен муниципаль берәмлек бюджетыннан җылылык энергиясенә субсидияләр каралган, шәһәр буенча елына ул - 4,956 млн. сум. Ташламалардан файдалану хокукы булганнарга моның өчен урыннардагы социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз