news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бөек Ватан сугышы вакытыннан калган снарядлар табылган

Казанның полиция хезмәткәрләре бакчачылык ширкәтләренең берсендә табылган снарядларны юкка чыгарды

  (Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның бакчачылык ширкәтендә артиллерия снарядлары табылган.
14 сентябрьдә иртән Казанның Иске Победилово бистәсендә бакчачылык ширкәтләренең берсендә Бөек Ватан сугышы чорыннан калган һәм нык күгәргән артиллерия снарядлары табылган.

Саперлар табылдыкны караганнан соң, снарядлар полигонда юк ителде, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot