news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә яңа һәйкәл ачылды

Яңа объект скверда В.Куйбышев һәйкәле белән янәшә урнаштырылган

  (Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ", Камил Әсадуллин).    Бөек Ватан сугышында һәлак булган “Тасма” хезмәткәрләре истәлегенә бүген Казанда “Мәңгелек дан” мемориалын ачу тантанасы узды. Һәлак булган 135 кешенең исеме әлеге мемориалда мәңгеләштерелгән.

Аны ачу тантанасында Казанның Киров һәм Мәскәү районы хакимияте башлыгы урынбасары Алексей Петров, "Химград" технополисы идарәчесе, "Идея Капитал" ҖЧҖ генераль директоры Алексей Грушин, шулай ук ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, “Тасма” һәм технополис хезмәткәрләре катнашты.

Һәйкәл 1970 елда ук “Тасма” заводы янында торгызылган, әмма, вакыт узу белән, һәлак булучыларның исемнәре язылган такталар сафтан чыккан. “Химград” технополисы, “Тасма” ҖЧҖ Ветераннар советы белән бергә, Җиңүнең 70 еллыгына һәйкәлне күчерү турында карар кабул итте. Яңа объект скверда В.Куйбышев һәйкәле белән янәшә урнаштырылган.

Технополис идарәчесе үз чыгышында һәйкәлне куюда катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Без бу көнгә озак әзерләндек. Ветераннар советы белән бергә һәйкәл проектын, аны гамәлгә куячак төзелеш оешмаларын сайладык. Шуңа күрә бүген, бу тантаналы ачылыш белән котлаудан тыш, бу эштә катнашкан барчагызга да рәхмәт белдерәм”, - диде А.Грушин.

Алексей Петров та ветераннарга мөрәҗәгать итте: “Сезнең тырышлыгыгыз һәм һәлак булган батырлар ярдәме белән бүген ирекле булуыбыз, үз фикерләребезне белдерә, яши алуыбызга шатланабыз. Болар барысы да, хөрмәтле ветераннар, - сезнең тырышлыгыгыз”.

Чара иске монументка салынган буыннар юлламасы капсуласын яңа һәйкәлгә күчерү белән тәмамланды.

Ветераннар, капсуланы 2045 елда, Бөек Җиңүнең 100 еллыгында ачарга, дип карар итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot