news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарны төзекләндерәләр

Җиңү көненә шәһәрдә һәйкәлләр, стелалар һәм хәрбиләр күмелгән урыннарны тәртипкә китерәчәкләр.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарны тәртипкә китерәчәкләр. Бүген Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Аерым алганда, Олег Кошевой, Гадел Кутуй, Ватутин, Бичурин, Маршал Чуйков һәм Симонов урамнарындагы тротуарларның асфальт-бетон өслеген яңартачаклар.

Моннан тыш, ел саен Казанда гомумшәһәр өмәләре кысаларында һәйкәлләр, стелалар һәм хәрбиләр күмелгән урыннар чистартыла һәм тәртипкә китерелә, диде докладчы. Әйтик, студентлар «Самосырово», «Дәрвишләр бистәсе» һәм «Царицыно» зиратларындагы хәрбиләр җирләнгән каберләрне тәртиптә тотуга юнәлдерелгән «Яшә һәм исеңдә тот» дигән акциядә катнаша.

«Мемориаллар һәм Җиңү паркындагы музейга аерым игътибар бирелә. Мисал өчен, бүген бу эшкә Совет районы мәктәпләрендә укучылар да кушылды», - дип искәртте Азат Абзалов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100