news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бөек Ватан сугышы фаҗигасе турындагы хәтирәне саклап калу максатыннан акция үтәчәк

"Хәтер шәме" дип аталган әлеге чара Горький исемендәге паркта башланып, Җиңү паркында тәмамланачак

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). 22 июнь көнне Казан "Хәтер шәме" акциясенә кушыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзиреклелекне үстерү үзәге хәбәр итә. 

Акциянең максаты - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгалары һәм батырлыклары турындагы истәлекне саклап калу. Ул халыкара чара һәм 21еннән 22 июньгә каршы төндә күп илләрдә узачак.

Казанда чараны "Ватан" төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге белән бергә ТР Үзиреклелекне үстерү үзәге, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР Җәмәгать палатасы ярдәме белән үткәрә.

Акциядә теләгән барча  кеше катнаша ала. Ул 22 июнь көнне 2.00дә Горький исемендәге паркта башлана һәм 4.00дә Җиңү паркында тәмамлана.

(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).

news_right_1
news_right_2
news_bot