news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан «Җиңүчеләр аллеясе» ачыла

Казан скверларында митинглар һәм малайлар парады узачак.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан митинглар узачак һәм «Җиңүчеләр аллеясе» ачылачак.

Берничә бистәдә (Константиновка, Вишневка, Дәрвишләр бистәсе һ.б.) яу кырында ятып калган солдатларны искә алачаклар. Карбышев, Зорге, Фучик һ.б. урамнардагы скверларда да искә алу чаралары узачак.

13.00 сәгатьтә Петров паркындагы стела янында чәчәкләр куячаклар. 11.00 сәгатьтә «Тасма» стадионында малайлар парады башланды.

14.00 сәгатьтә Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте бинасы янында «Җиңүчеләр аллеясе» ачыла. Казанлылар стендларда үз туганнарының фотоларын урнаштыра һәм гаилә тарихларын бәян итә алачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot