news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган смотр-конкурсның беренче этабында җиңүчеләрне бүләклиләр

Бөек Ватан сугышында катнашкан тимер юл хезмәткәрләре бүләкләнә

  (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Горький тимер юллары Казан төбәге идарәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган смотр-конкурсның беренче этабында җиңгән ветераннарны бүләклиләр. Конкурсның шигаре – “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау!”

Смотрның беренче этабы агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябрьгә кадәр барды. Бу чорда ветераннар советы 2 китап («120 лет Казанской дистанции пути», «Дорога к Победе через Буинск»), 3 альбом, ГТЮ Казан төбәге үсеше тарихын чагылдырган 3 буклет чыгарган. Шулай ук совет ветераннар сәламәтлеген тикшерү өчен медицина хезмәткәрләрен чакырта, үз ветераннарының торак шартларын өйрәнәләр, яшьләр белән очрашулар уздыралар.

Беренче этап нәтиҗәләре буенча, 1 нче урын ГТЮ Казан төбәге идарәсе ветераннарының Координацион советына бирелә. Шулай ук Казанның мотор-вагон депосы оешмасы, Юдино вагон депосы, Юдино юл дистанциясе, Юдино-Казан станция һәм ремонт депосы эшләре буенча Казан үзәгенең беренче ветеран оешмалары бүләкле урыннарга лаек дип табыла.

Искәртеп узабыз: агымдагы елның 1 октябрендә смотр-конкурсның икенче этабы старт алды, ул киләсе елның 10 маена кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100