news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган хәрби парад узды
Меңьеллык мәйданында үткәрелгән хәрби парад аның иң югары ноктасы булды
Скопировать ссылку
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Меңьеллык мәйданында үткәрелгән хәрби парад аның иң югары ноктасы булды. Парадта, театральләштерелгән һәм концерт программаларында дүрт меңнән артык кеше (1000 нән артык артист һәм башкаручы) катнашты.
Бәйрәмнең үзәк сәхнәсендә Георгий тасмалары белән бизәлгән Кызыл йолдыз урнаштырылган иде. Хәрби хроника кадрлары өч зур видеоэкран аша трансляцияләнде. Театральләштерелгән пролог вакытында 300 күгәрчен Меңьеллык мәйданы өстендә күккә күтәрелде. Шуннан соң “Ватан – минем туган төбәкләрем” дигән вокаль-хореография композициясе башланды. Солистлар – Татарстанның халык артисты Резеда Галимова һәм Татарстанның атказанган артисты Николай Коновалов җырлары астында экраннарда сугыш чорының аклы-каралы һәм бүгенге көннәрнең төсле кадрлары күрсәтелде.
Хәрби маршлар тавышы астында трибуналар янына ветераннар утырган ретро-автомобильләр килеп туктады. Ветераннарны “Минем бабам белән парадта” акциясендә җиңүчеләр каршы алды һәм геройларны халык төркеме аша трибуналардагы мактаулы урыннарга озатты.
“Урал” машиналарында барлык төр гаскәрләрнең хәрбиләре мәйданга үтте. Хәрби форма кигән артистлар “Смуглянка” көенә табаннарыннан ут чыгарды. Шуннан соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт флагларын, Җиңү байрагын алып чыктылар.
Казан гарнизоны җитәкчесе – Казан югары хәрби команда училищесы башлыгы, генерал-майор Валерий Миронченко Казан гарнизоны хәрбиләре исеменнән парадта катнашучыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.
Үзәк сәхнә экранында Кызыл мәйдандагы парадтан кадрлар күрсәтелде.
“Хөрмәтле ветераннар! Моннан 65 ел элек сез илебез һәм бөтен Җир шары өчен тынычлык яуладыгыз һәм безгә яшәү мөмкинлеге бирдегез. Сезнең алда башыбызны иябез. Бәйрәм белән сезне! Җиңүчеләргә - дан!” – дигән тәбрикләү сүзләрен ирештерде ветераннарга Россия Президенты Дмитрий Медведев.
Аннары Меңьеллык мәйданында Казан гарнизонының хәрби оркестры Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләрен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы белән котлады.
“1945 елның 9 маенда совет солдаты кешелек тарихындагы иң куркыныч һәм канкойгыч сугышка хәлиткеч нокта куйды. Бөек Җиңү халык рухының җиңелмәслегенә дәлил булды. Бүген без Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган сугышчыларның батырлыгы алдында башыбызны иябез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Хәрәкәттәге армия сугышчылары, партизаннар һәм тыл хезмәтчәннәре Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. Өч миллион халкы булган Татарстан фронтка 700 меңнән артык кешесен озатты. Аларның яртысы кире әйләнеп кайтмады.
Меңьеллык мәйданында сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Республика башлыгы татарстанлыларның хезмәттәге батырлыгын билгеләп үтте. Сугыш елларында Казан илнең иң зур фәнни һәм сәнәгый үзәкләренең берсенә әверелде. Заводлар фронтны хәрби техника һәм сугыш кирәк-яраклары белән өзлексез тәэмин итеп торды. Татарстанның авыл хуҗалыгы миллионлаган тонна азык-төлек җитештерде. Конструкторлык бюролары һәм госпитальләр эшләде. Республика эре предприятиеләр һәм оешмалар, меңләгән эвакуацияләнүче һәм блокадачыларны кабул итте.
“Укытучы елында фронтта сугышкан әтиләренә лаеклы алмаш әзерләгән хөрмәтле педагогларыбызның уңышларын аерым билгеләп үтәргә кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен” шигаре чын мәгънәсендә барлык татарстанлыларның тормыш мәгънәсенә әйләнде. Җиңүчеләр буынының батырлыгы безнең өчен иң югары кешелек идеалларына хезмәт итү үрнәгенә, ә “Беркем дә, берни дә онытылмады” дигән канатлы сүзләр әхлакый принципка әверелде”.
Республика башлыгы фикеренчә, безнең заманда яшь буын сугыш ветераннары үрнәгендә тәрбияләнә. Соңгы елларда Татарстан гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча Бөтенроссия конкурсында даими җиңү яулый. Эзтабарлар хәрәкәте актив үсеш кичерә.
“Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Бөек Җиңүнең 65 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек телим. Җиңүче халыкка һәм аның армиясенә дан!” – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов парадта катнашучыларга.
Татарстан Президенты чыгышыннан соң Меңьеллык мәйданында хәрби парад башланды.
Парадтан соң мәйданга сары киемнәрдән балалар чыкты. Алар “Тынычлык урамында” дигән театральләштерелгән композиция башкарды. Аннары кызлар һәм яшүсмерләр “Май вальсында” әйләнде.
Бәйрәмне концерт дәвам итте. Үзәк стадион янында балалар һәм яшьләр тематик мәйданчыклары эше оештырылган иде. Бәйрәм чаралары 22.00 сәгатьтә салют белән төгәлләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2