news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан чаралар бәйрәм салюты белән төгәлләнде

Быел да пиротехник тамашаны меңләгән кеше тамаша кылды.

Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан чаралар бәйрәм салюты белән төгәлләнде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 май, "Татар-информ"). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Татарстанның да һәр почмагында бәйрәм чаралары гөрләде. Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан чаралар бәйрәм салюты белән төгәлләнде.

Бәйрәм салюты 22.00 сәгатьтә башланды һәм 6 минут дәвам итте. Казансу елгасы буенда оештырылган тамашаны "Татар-информ" агентлыгы турыдан-туры трансляцияләде.
 
Салютны күзәтү өчен иң уңайлы урыннарда – Кремль яр буе һәм Сибгать Хәким урамы, шулай ук Миллениум күпере, Ленин дамбасыннан меңләгән кеше күзәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot