Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бөек Җиңү көне алдыннан һәйкәлләр, истәлек билгеләре, махсус китапханә ачылачак
Ачылыш тантаналарында сугыш ветераннары да катнашачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 6 май көнне Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар китапханәсе капиталь ремонттан соң үзенең ишекләрен ачачак. Әлеге китапханә балаларны һәм яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү буенча махсуслаштырылып корылган, шуңа күрә аның ачылыш тантанасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары катнашуы зур әһәмияткә ия. Китапханә тарихына күз салып, түбәндәгеләрне әйтү урынлы булыр: 1949 елда бистә халкы өчен ачылган китапханәгә сугыш вакытында шунда эвакуацияләнгән Ленинград кешеләре күпләп йөргән. Энтузиастлар урамындагы китапханә урнашкан йортта шулай ук Советлар Союзы Геройларының берсе – Анатолий Полушкин да яши.
Бу хакта мэриянең традицион «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина хәбәр итте. Моннан тыш, 8 май көнне Авиатөзелеш районының Борисоглебск бистәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәл ачылачак. Мәскәү һәм Киров районнарында 5 май көнне Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин хөрмәтенә истәлек билгесе ачыла. Идел буе районындагы Дан скверында Җиңүнең 65 еллыгына истәлек билгесе куелачак, шулай ук генерал Дмитрий Карбышевка (ул да татар милләтеннән) һәйкәл-бюст кую турында да сүз бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз