news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Бөек ефәк юлы" тарихи-мәдәни проекты рәсми рәвештә эшли башлады

Россия мәдәният министры федераль проектны тормышка ашыру эшләрен җитәкләүне Минтимер Шәймиевка тәкъдим итте.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Бүген Казанда "Бөек ефәк юлы” тарихи-мәдәни проектының Россия этабын тормышка ашыру буенча рәсми рәвештә старт бирелде. Бу гамәлне Россия мәдәният министры Владимир Мединский раслады.

Искәреп үтик, бүген Казанда Россия мәдәният министры Владимир Мединский катнашында “Корстон”да “Россия дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираста” дип аталган бөтенроссия киңәшмәсе узды.

Журналистлар белән сөйләшкәндә рәсми рәвештә старт бирелү турындагы сорауга министр кыска гына итеп: “Мөмкин”, – диде. Үзенчәлекләре турында җиткерүне ул Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның махсус илчесе Минтимер Шәймиевкә тапшырды.

“Бу – уннан артык дәүләткә кагылучы тарихи юл. Тарихи объектларны торгызуда саллы хезмәт бу. Биредә күпме дин һәм халык катнашы бар. Шунлыктан “Бөек ефәк юлы” бик дөрес итеп, коридор системасы – кишәрлекләр белән эшләнә. Беренче үрнәк бар инде, 2014 елда салынган коридор: Кытай – Казахстан – Кыргызстан. Россия – зур, бөек дәүләт һәм без читтә кала алмыйбыз”, – дип аңлатты Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Бу гади эш түгел, билгеле. Биредә шактый белгечләр, Фәннәр академияләре тартылуы кирәк. Россия буенча гына да берничә шундый коридор әзерләү күзаллана. Күрше дәүләтләр белән эшлисе була.

“Бу бик зур проект. Эшне катнаш дәүләтләрдән узучы беренче коридордан башларга кирәк. Биредә белем, тәҗрибә кирәк. Татарстанда эш башланды инде. Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара советның (ИКОМОС) Кытай вәкиле килде, сөйләшү булды”, – дип җиткерде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100