news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Азнакай төбәгенә багышлап чыгарылган китаплар тәкъдим ителде

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров азнакайлылар эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Казанда Азнакай төбәгенә багышлап чыгарылган китаплар тәкъдим ителде

(Азнакай, 8 февраль, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Казанда Бөтендөнья татар конгрессында тарихчы-галимнәр, республика газета-журналлары хәбәрчеләре, төрле районнар вәкилләре катнашында Азнакай төбәгенә багышлап чыгарылган китапларны тәкъдим иттеләр. Бу турыда җирле басма яза.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә районның күренекле шәхесләрен, бай тарихын чагылдырган әлеге китапларны иҗат итүгә үз өлешләрен кертүчеләрдән торган делегация бу юнәлештә җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырдылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров азнакайлылар эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм бу үрнәкне татарлар яши торган барлык төбәкләрдә дәвам итәргә кирәклеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100