news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда азан әйтү һәм Коръәнне көйләп уку буенча курслар башлана

28 октябрьдән башкалабызның «Рауза», «Гаилә» һәм «Казан нуры» мәчетләрендә азан әйтү һәм татар мәкаме белән Коръәнне көйләп уку буенча ике айлык курслар башланачак. Әлеге дәресләрдә тавыш кую, татар мәкаме үзенчәлекләрен үзләштерү, дөрес итеп азан әйтү һәм Коръән уку буенча гамәли күнекмәләр биреләчәк.

Дәресләр ике төркемдә алып барылачак: 8-14 яшьлек малайлар һәм 15 яшьтән өлкәнрәкләр өчен. Ерак районнарда яшәүчеләр өчен дистанцион рәвештә уку мөмкинлеге тудырыла. Дәресләрне «Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Марсель Әхмәдуллин һәм нәшидләр башкаручы Марсель Вәгыйзов алып барачак.

Бер төркемдә бары 12 укучы гына шөгыльләнә ала. Курслар тәмамлангач 2024 ел ахырында имтиханны уңышлы тапшыручыларга сертификатлар тапшыру каралган. 2025 елда алар Ураза бәйрәме кысаларында узачак республикакүләм «Татар азаны» бәйгесендә катнашу хокукы алачак. Җиңүчеләрнең шулай ук телевизион тапшыруларда төшүе һәм республика мәчетләрендә азан әйтүе көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100