news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Айвазовскийга һәм Окуджавага багышланган музыкаль кичә була

Россия рәссам-маринисты, Баш Диңгез штабы рәссамы Иван Айвазовский турында музейның өлкән фәнни хезмәткәре Роман Гатилов сөйләячәк.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). 10 майда Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында музыкаль кичә була. Программада “Иван Айвазовский – Баш Диңгез штабы рәссамы” темасына лекция  һәм Булат Окуджава җырлары каралган дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

  • Сынлы сәнгать музее – Россиядәге иң эре сәнгать музейларының берсе. Хәзерге вакытта аның фондларында 26 меңнән артык сәнгать, графика, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре бар. Музей коллекциясендәге иң кадерле рәсемнәр – Иван Константинович Айвазовскийның «Төнге диңгездә гондольер» һәм «Кырым күренеше» әсәрләре санала.

Бөтен дөньяга билгеле Россия рәссам-маринисты, Баш Диңгез штабы рәссамы Иван Айвазовский турында музейның өлкән фәнни хезмәткәре Роман Гатилов сөйләячәк.

Кичәнең музыкаль өлеше “Җырлыйк, дуслар!” форматында уза. Аның кысаларында кунаклар фронтовик, шагыйрь, язучы Булат Окуджава җырларын башкарачак.

Башлана 18.00 сәгатьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot