news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Айрат Хамматов призына бокс турниры узачак

Традицион ярышларда Татарстанны 50 спортчы тәкъдим итәчәк

(Казан, 7 октябрь, “Татар–информ”). Иртәгә “Батыр” спорт комплексында СССРның атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионы Айрат Хамматов призына “А” классында бокс буенча VII традицион Бөтенроссия турниры башлана.
Ярышларда илнең 12 төбәгеннән спортчылар катнашыр дип көтелә, Татарстанны 50 боксчы тәкъдим итәчәк. 1989 елгы СССР җыелма командасы спортчылары (баш тренерлары – Константин Копцев) турнирның мактаулы кунаклары булачак. Турнирны ачу тантанасында дөнья чемпионы, ТР Бокс федерациясе президенты Айрат Хамматов та катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot