news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Айрат Хамматов призына бокс буенча Бөтенроссия ярышлары була

Турнирда Татарстан, Кырым республикалары, Свердловск, Новосибирск, Оренбург өлкәләре, Краснодар крае һ.б. төбәкләрдән килгән 120 боксчы катнашачак.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). 25-31 октябрьдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 17-18 яшьлек егетләр арасында «А» классында бокс буенча XIX Бөтенроссия ярышлары уза. Турнир атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионы Айрат Хамматов призына була.

ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, турнирда Татарстан, Кырым республикалары, Свердловск, Новосибирск, Оренбург өлкәләре, Краснодар крае һ.б. төбәкләрдән килгән 2003-2004 елгы 120 яшь боксер катнашачак.

Ярышларның программасы:

26 октябрь:

  • 8:00 – катнашучыларны үлчәү;
  • 13:00 – башлангыч этап;
  • 17:00 – тантаналы ачылыш.

27-28 октябрь:

  • 8:00 – катнашучыларны үлчәү;
  • 13:00 – башлангыч этап.

29 октябрь:

  • 8:00 – катнашучыларны үлчәү;
  • 14:00 – ярым финал ярышлары.

30 октябрь:

  • 8:00 – катнашучыларны үлчәү;
  • 17:00 – финал ярышлары.
news_right_1
news_right_2
news_bot