news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Айрат Хаматов призына бокс буенча XVI Бөтенроссия ярышлары узачак

Турнирда Татарстан, Чувашия, Мари Эл, Башкортстан, Киров, Свердловск, Мәскәү, Ульяновск, Самара өлкәләреннән 100ләп спортчы катнашачак.

Казанда Айрат Хаматов призына бокс буенча XVI Бөтенроссия ярышлары узачак
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). 2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр Казанда Татарстанның атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионы Айрат Хаматов призына “А” классында бокс буенча XVI Бөтенроссия ярышлары узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Турнирда Татарстан, Чувашия, Мари Эл, Башкортстан, Киров, Свердловск, Мәскәү, Ульяновск, Самара өлкәләреннән 100ләп спортчы катнашачак.

Ярышлар 4, 5, 6 октябрь көннәрендә уздырыла:  

3 октябрьдә 15.00 сәгатьтә - беренчел бокс ярышы. 18.00 сәгатьтә ярышларның ачылу тантанасы була.
4 октябрьдә 15.00 сәгатьтә - беренчел бокс ярышы.
5 октябрьдә 15. 00 сәгатьтә - ярымфинал ярышлары.
6 октябрьдә 16.00 сәгатьтә - финал көрәшләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100