Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Айрат Хаматов призларына “А” классында бокс буенча XII бөтенроссия турниры уза
Ярышлар 10 авырлык категориясендә узачак.
(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 27-31 октябрь көннәрендә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы Айрат Хаматов призларына “А” классында бокс буенча XII бөтенроссия турниры уза. Бүген ярышларның тантаналы ачылышы үтте.
Россиянең 19 төбәгеннән катнашучы 132 спортчыны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сәламләде. Тантанада катнашучыларга шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР бокс федерациясе президенты Айрат Хаматов, турнирны оештыру комитеты рәисе урынбасары Зөфәр Гаязов һәм башкалар катнашты.
Шуны да билгеләп узыйк: быел Айрат Хаматовның бокс буенча дөнья чемпионы булуына 25 ел тула.
Владимир Леонов турнирны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. “Әлеге ярышлар Универсиада мирасы булып калган объектта уза. Бокс – кара-каршы көрәшнең иң кызыклы, игътибарны җәлеп итәрдәй төре. Безнең Татарстан җирлеге өчен кара-каршы көрәш спорт төрләрендә бокс аерым урынны биләп тора, чөнки ул тирән традицияләргә ия”, - дип белдерде министр. Владимир Леонов ярышларда катнашучы спортчыларга уңышлар теләде.
Турнирда Киров, Ленинград, Мәскәү, Оренбург, Пенза, Самара, Ульян, Чиләбе өлкәләре, Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Башкортстан, Коми, Мари Иле, Мордовия, Удмуртия, Татарстан Республикалары, Пермь крае һәм Ханты-Манси автоном округы – Югра боксчылары көч сынаша.
Көрәш 31 нче октябрьгә кадәр 10 авырлык категориясендә узачак. Һәр категориядә җиңүчегә Россиянең спорт остасы исеме биреләчәк. Турнирда “Иң яхшы боксчы”, “Җиңүгә омтылыш” номинацияләрендә җиңүчеләр дә ачыкланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз