news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Айрат Арсланов исемендәге урам барлыкка килде

Айрат Арсланов - бик күп авторларның әсәрләрен диск итеп чыгарган беренче нәфис сүз остасы.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). «Салават күпере» торак комплексында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены иясе Айрат Арсланов исемендәге урам барлыкка килде. Бу хакта Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айрат Арсланов – сөйләм жанрында күренекле нәфис сүз остасы, танылган артист. Дистәләгән еллар дәвамында Мәскәүнең үзәк концерт мәйданнарында, Санкт-Петербургта, илебезнең башка шәһәрләрендә һәм чит илләрдә сөйләм жанрында уңышлы эшләде.

1949 елда Айрат Арсланов Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлеген, 1967 елда А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгате институтының актерлык факультетын тәмамлый.
Үзенең хезмәт эшчәнлеген 1949 елда Татар радиокомитет дикторы буларак башлап җибәрә. 1956 елдан алып 1960 елга кадәр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драма артисты булып эшли. Театрда эшләү чорында Айрат Арсланов күп кенә татар, рус һәм чит ил драматурглары әсәрләрендә кабатланмас образлар тудыра, зур рольләр башкара. Иҗатын режиссерлар да, тәнкыйтьчеләр дә югары бәяли.

1961 елдан алып 1965 елга кадәр Айрат Арсланов телевидениедә диктор булып эшли. Осталыгын камилләштерү теләге артистны соңрак зур концерт эшчәнлегенә китерә.

1965 елдан – Айрат Арсланов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты. Концертлар белән барлык СССРны йөреп чыга, гастрольләр Финляндия, Польша, Венгрия, Чехословакия илләрендә була. 1991 елда аны филармониянең халык коллективлары бүлеге режиссеры итеп билгелиләр.

Кырык елдан артык Айрат Арсланов эстрада, радио һәм телевидение аша тыңлаучыларга татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әсәрләрен җиткерә.

Айрат Арсланов Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләрен», Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм поэмаларын, Гаяз Исхакыйның, Һади Такташның, Хәсән Туфанның, Сибгат Хәкимнең һәм күп кенә башка авторларның әсәрләрен диск итеп чыгарган беренче нәфис сүз остасы. Аның иҗади образы бигрәк тә гражданлык лирикасында ачык чагыла. Аның иң көчле һәм популяр әдәби-музыкаль композицияләре булып «Герой шагыйрь Муса Җәлил», «Татар совет поэзиясе», «Туган ягым – Татарстан» санала. Радио һәм телевидениенең «Алтын фонд»ында Айрат Арслановның татар һәм рус телендә башкарган татар әдәбияты әсәрләре саклана.

2010 елның апрелендә Айрат Гәрәй улы Арсланов вафат булды.

2013 елда халкыбызның асыл улы, татар сүзен дөньяның төрле кыйтгаларында яңгыраткан, рус авторлары, чит ил классиклары әсәрләрен дә югары кимәлдә башкарган затлы, зыялы Айрат Арслановның тууына 85 ел тулу уңаеннан Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә искә алу кичәсе узды.

2014 елның 25 декабрендә Айрат Гәрәй улы Арсланов яшәгән йорт диварына мемориаль такта эленде.

2015 елның 21 апрелендә Татар филармониясендә Габдулла Тукай, Усман Альмеев, Айрат Арслановларга багышланган зур кичә узды, 24 апрельдә аларның рухына Мәрҗәни мәчетендә Коръән укылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100