Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Айдар Фәйзрахмановның юбилей кичәсе онытылмас булды
ТР мәдәният министры юбилярны котлады, дәүләт бүләкләре тапшырды
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка – 60 яшь. Шул уңайдан җомга көнне аның “Яшәү барыбер кызык” дип аталган юбилей концерты аншлаг белән узды. Татар дәүләт филармониясенең концерт залында барган тамаша барышында юбилярны республиканың дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, хезмәттәшләре, дуслары котлады.

Аерым алганда, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күренекле иҗатчы Айдар Фәйзрахмановка үзенең сәнгатьтәге юлында тамашачыларга шатлык китерүе өчен рәхмәт белдерде, юбилее белән котлап, аңа дәүләт бүләге - “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырды һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын укыды: анда ул татар мәдәнияте, сәнгате, татар халкының җыр һәм музыкаль мирасын саклауда һәм үстерүдә хезмәте өчен рәхмәт белдерә.
Юбилей концертында исә Айдар Фәйзрахмановның Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләм, Гәрәй Рәхим, Илсөяр Ихсанова, Рәфис Корбан, Гамил Авзал, Нәкый Исәнбәт шигырьләренә иҗат ителгән һәм халык җырлары яңгырады. Кичәдә ТРның Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Казан дәүләт консерваториясенең ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов җитәкчелегендәге “Татарика” татар музыкасы ансамбле, Башкортстан Республикасының танылган башкаручылары – БРның халык артисты Вахит Хызыров һәм Халит Фатыйхов, халыкара конкурслар лауреатлары Айнур Фатыйхов, Руслан Сәйфетдинов, шулай ук ТРның атказанган артистлары Илнур Нуриев, Гөлшат Шәрәпова, яшь башкаручылардан Сиринә Зәйнуетдинова, Илшат Хәмәдиев, Рөстәм Насыйбуллин, Гүзәл Җиһаншина, пародияләр остасы Данир Сабиров катнашып, Казан тамашачыларына һәм башкала кунакларына милли музыка һәм җыр үрнәкләренең матур үрнәкләрен бүләк итте, бәйрәм кичәсен онытылмас итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз