Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Айдар Фәйзрахманов җырларыннан торган концерт була
Әдәби-музыкаль кичә профессиональ сәнгатьне үстерүгә юнәлтелә.
(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 16, 22 ноябрь көннәрендә 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән, “Алып калыр өмет...” дип исемләнгән концерт була. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филармониянең матбугат хезмәте җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова хәбәр итә
“Әлеге концерт – “Олы юл әйтте...” циклының дәвамы, - ди Зимфира Гыйльметдинова. – Татар халкының данлыклы шагыйрьләренең әсәрләре Айдар Фәйзрахманов һәм популяр җырчылар башкаруында яңгыраган, шулай ук А.Фәйзрахманов иҗат иткән җырлардан торган беренче концерт узган сезонда тулы заллар белән узды. Концертлар вакытында “Олы юл әйтте...” җырлар китабы сатылды, җыелган акча ДЦП авырулы бала тәрбияләүче гаиләгә тапшырылды”.
Әдәби-музыкаль кимәлдә уза торган әлеге концертлар татар әдәбиятының иң күркәм әсәрләрен пропагандалауга, яңа исемнәр ачуга, профессиональ музыка сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән.
“Алып калыр өмет” концертында Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри; Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов; Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Айдар Фәйзрахманов), “Мирас” инструменталь ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин), Халыкара конкурслар лауреатлары Екатерина Коврикова (фортепиано), Ильяс Камал (виолончель) катнаша.
Концертта Рөстәм Мингалим, Илдар Юзеев, Мөдәррис Әгъләм шигырьләре Айдар Фәйзрахманов башкаруында яңгырар, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз