news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел булуга багышланган кичә була

Г.Камал театрында узачак искә алу кичәсе кысаларында, Татарстан Милли музее язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштыра торган күргәзмә оештырачак.

Казанда Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел булуга багышланган кичә була
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 12 февральдә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышанган кичә булачак. Кичә кысаларында ТР Милли музее тарафыннан әзерләнгән «Зәй энҗеләре» дигән күргәзмә тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Күргәзмә тамашачыларны Аяз Гыйләҗевның иҗат биографиясе һәм аның даирәсендәге кешеләр белән таныштырачак. Музей фондлары, ТР Дәүләт архивы, гаилә архивында саклана торган кулъязмалар, китаплар, документлар һәм фоторәсемнәр күрсәтеләчәк. Музей экспонатлары арасында фоторәсемнәр, китап басу машинасы, Аяз Гыйләҗевның култамгасы куелган өч томлыгы бар.

Аяз Гыйләҗев (1928-2002) - 5 роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса авторы. Аның драма әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил театрларында куелган. Г.Камал театры сәхнәсендә барган спектакльләрнең афишалары күргәзмәнең аерылгысыз өлеше булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot