news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Аяз Гыйләҗевкә багышланган кичә узачак

Хәтер кичәсендә республиканың театр вәкилләре, язучылар һәм әдипнең гаиләсе катнашачак.

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ"). 12 февральдә Г. Камал театрында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевкә багышланган хәтер кичәсе узачак. 90 еллыгы тулган көннәрдә әдипне искә алырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм аның иҗатын яратучылар җыелачак.

Әдәби-музыкаль кичәне Г. Камал театры артистлары ачып җибәрә. Хореографик миниатюра артистлары очрашуга аерым төсмер бирәчәкләр. Аяз Гыйләҗевне якынннан белгән язучылар Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла һәм Миләүшә Хәбетдинова әдипнең иҗат һәм тормыш юлы турында сөйләячәкләр. Иҗади номерларны Казан һәм Әтнә театрлары коллективлары күрсәтәчәк, алар Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган “Югалган көн”, “Әтәч менгән читәнгә” спектакльләреннән өзекләр тәкъдим итәчәкләр.

Концерт программасын Г.Камал театрының Фоат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге орекстр чыгышы тәмамлаячак.

Күренекле татар прозаигы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев 2002 елда вафат булды. Ул бай әдәби мирас калдырды: биш роман, 20гә якын повесть, ике әсәре өчен аңа Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Язучының 40тан артык пьесасы бүгенге көндә республика, Россия театрлары, шулай ук чит ил труппалары репертуарына кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100