news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча театраль декаданы Хакасия театры башлый

Әдипнең 90 еллыгы уңаеннан оештырылган театраль чара 5 – 11 ноябрь көннәрендә була.

Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча театраль декаданы Хакасия театры башлый
Султан Исхаков

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча театр декадасын Хакасия милли театры башлый. Әдипнең 90 еллыгына багышланган чара 5 – 11 ноябрьдә була. Бу хакта “Татар-информ”да әлеге театраль-әдәби вакыйгага багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Оештыручылар әйткәнчә, Аяз Гыйләҗев иҗатын халыкка таныту беренче чиратта театр аша алып барыла. Аяз Гыйләҗев әсәрләре театр дөньясында зур кызыксыну тудыра. Әдип үзе дә сәхнәне язучының трибунасы дип санаган.

“Аяз Гыйләҗевнең аудиториясен киңәйтү мөмкинлеге бар. Без башта зур сәнгать фестивален күздә тоткан идек. Платонов фестивале кебек. Хыял декада буларак булса да, дәвам итсен иде. Башка илдәге дәвамчыларын бергә тупласын иде”, - ди программа директоры Нияз Игъламов.

“Аязның 90 еллыгын гыйнварда башлап җибәрдек. Ул уңышлы дия алмыйм. Юбилей кичәсеннән башка чаралар булмады, акчага бәйле тоткарлыклар чыкты, - ди әдипнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева. – Хәзер юбилей чаралары театр декадасы булып дәвам итә”.

Театр декадасы 5 ноябрьдә Тинчурин театрында Хакасия милли театры Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куйган “Өч аршын җир” спектакле белән ачыла. Декадага җиде спектакль алынган. Ул 11 ноябрьдә Камал театрында “Әтәч менгән читәнгә” спектакле белән тәмамлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100