news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җәяүлене таптатып үтергән йөртүчене кулга алганнар

Кичә иртән җәяүлене таптатып үтергән 22 яшьлек йөртүчене Тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Аны Казанның Идел буе районы суды читтән торып кулга алган.

Җинаять эше кузгатылганнан соң, тикшерү «Лада» автомобиле йөртүчесен сак астына алуны сорап мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә суд аны ике айга кулга алган. Ул 16 ноябрьгә кадәр Тикшерү изоляторында булачак.

Искәртик, кичә иртән Казанның Җиңү проспектында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Автомобиль зур тизлектә җәяүлене бәрдергән. Машина шул кадәр каты бәрдергән ки, ир-атның ике аягы да өзелгән.

Ачыкланганча, Лада» йөртүчесе төне буе улының тууын бәйрәм иткән һәм салмыш килеш руль артына утырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100