news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәяүлеләрне таптаган «ГАЗель» катнашындагы авариянең видеосы чыкты

Социаль челтәрләрдә Универсиада авылы янындагы авариянең видеосы чыкты, ул юл һәлакәтендә «ГАЗель» машинасы тукталыш янындагы кешеләрне таптаткан.

Кадрларда КамАЗ шоферы светофор каршында тукталып өлгерми һәм каршысына чыккан «ГАЗель» машинасын тротуарга этеп чыгара, Range кран-манипуляторына да бәрелә.

«Татар-информ» юл-транспорт һәлакәтендә ир-ат һәлак булуын хәбәр иткән иде. Тагын ике кешене хастаханәгә салганнар.

Җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot