news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәяүлеләр кичүеннән баручы кызны автомобиль бәрдергән

Казанның 8 Март урамында Nissan автомобиле йөртүчесе уңга борылганда юл бирмәгән һәм җәяүлеләр кичүендә 28 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Зыян күрүчене ашыгыч медицина ярдәме автомобилендә хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot