news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәяүлеләр кичүендә баланы бәрдергәннән соң качып киткән машина йөртүчене эзлиләр

Казан Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләр кичүендә 13 яшьлек малайны бәрдергән машина йөртүчене эзли.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары нигезендә, юл һәлакәте Зайцев урамындагы 15нче йорт янында, Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты тулай торагы урнашкан җирдә булган. Малайны бәрдергәч, машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән.

Балага медицина ярдәме күрсәтелгән, аннары аны өенә кайтарып җибәргәннәр, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot