news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәяүлеләр кичүендә 88 яшьлек хатын-кызны бәрдереп үтергәннәр

Бүген иртән Казанның Осиновская урамындагы 34нче йорт каршында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Skoda машинасын йөртүче җәяүлеләр кичүендәге хатын-кызга юл бирмәгән һәм аны бәрдереп киткән. 88 яшьлек җәяүле һәлакәт урынында үлгән.

Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Фаҗиганең шартлары ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot