news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәяүле үлеменә китергән юл һәлакәте видеога эләккән

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе Ибраһимов урамындагы авариянең видеосын чыгарды.

Искәртеп узабыз, кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексы янында булган. 41 яшьлек ир-ат светофорның яшел утына юл аркылы чыккан. Шул вакытта Porsche автомобиленең йөртүчесе, светофорның кызыл утына чыгып, җәяүлене бәрдергән. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Җыелган материаллар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенә тапшыру өчен формалаштырылган, алар буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot