news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Җәядән ату үзәге эшли башлады

Казанда Җәядән ату үзәге эшли башлады
Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

Казанда Җәядән ату үзәге ачылды. Тантанада Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт министры Михаил Дегтярев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Махсуслаштырылган үзәк укчыларга ел әйләнәсе шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Үзәк бер сменага 100 кешегә исәпләнгән. Объектны бер елдан да азрак вакытта төзегәннәр.

Яңа спорт үзәгендә уңайлы чишенү бүлмәләре, тренер бүлмәләре, тренажер залы һәм административ-көнкүреш корпусы бар.

Исегезгә төшерик, бүген Татарстан башкаласында Җәядән ату буенча Россия Генераль прокуроры Кубогына V бөтенроссия ярышлары башланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot