news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ай саен онкологик чирләрне ачыклау акциясе уздырылачак

22 сентябрьдән башлап Казанда “Онко-Дозор” дигән Атналык уза. Бүген “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат очрашуында әлеге акция барышы турында сәйләнелде

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 22 сентябрьдән башлап Казанда “Онко-Дозор” дигән Атналык уза. Бүген “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат очрашуында әлеге акция барышы турында сөйләнелде. Очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева, Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов, клиниканың диспансер-профилактика бүлеге мөдире Булат Мәҗитов, 7-нче шәһәр клиника хастаханәсенең поликлиника бүлеге җитәкчесе Сергей Мишакин, “Яман шешкә каршы хәрәкәт” төбәкара иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Людмила Русакова катнаштылар.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева әйтеп үткәнчә, яман шеш авыруы үлем сәбәпләре арасында икенче урынны алып тора. Бүген Татарстанда 59 мең кеше яман шеш авыруыннан интегә. Бу – 100 хатын-кызның берсе авырый дигән сүз. Шуңа күрә онкологик чирләрне алдан ачыклау кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Татарстанда яман шешне кисәтү буенча зур эш алып барыла. 2009 елда “Кешеләргә бушлай медицина ярдәмен күрсәтү буенча Дәүләт гарантияләре” программасы кысаларында аналык муентыгына цитологик скрининг ясауга 24 миллион сум акча юнәлтелә. Быелның беренче яртыеллыгында тикшерү үткән хатын-кызларның 5 процентында теге яки бу аналык муентыгы авыруы табыла. 74 хатын-кызга яман шеш диагнозы куела. 2008 елдан республикабызда күкрәктәге яман шештән үлем-китем очракларын киметү максатын күздә тоткан өлкә максатчан программасы гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында 50 яшьтән узган 15 мең хатын-кыз тикшерү үтә. Шулар арасында 53 кешенең шеш белән авыруы ачыклана. Әлеге программа буенча быел 9 мең кеше тикшерү үтә. Яман шеш 60тан артык хатын-кызда табыла. “Татарстанда онкологик чирләрне алдан ачыклау буенча уздырылып килә торган акцияләрнең әһәмияте бик зур. Хәзер уза торган “Онко-Дозор” акциясе барышында 240 хатын-кызны тикшерү планлаштырыла. Безнең өчен авыруны башлангыч этапта ачыклау бик мөһим. Һәм бу юнәлеш турында халыкка мәгълүмат җиткерүдә әлеге акцияләрнең роле бәһасез”, - дип ассызыклады Руфина Голубева.

        Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Рөстәм Хәсәнов сүзләренә караганда, Татарстанда яман шешне ачыклау максатыннан 400 мең хатын-кызны тикшерү мөһим. Ел саен исә  200 мең кешене тикшерергә кирәк. Моның өчен зур акча таләп ителә. “Һәм бу уңайдан без сәламәт хатын-кызларны тикшерергә мөмкинлек биргән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына аеруча рәхмәтле”, - диде ул.

  Казанда онкологик авыруларны алдан ачыклау максатыннан уздырыла торган “Онко-Дозор” Атналыгы июль һәм август айларында уздырыла. Ул вакытта 500гә якын кеше тикшерү үтә. Сентябрь аендагы акция бүген тәмамлана. Чараның  максаты - яман шешне кисәтү, аны алдан ачыклау, авыруга башлангыч этабында диагноз кую, киң җәмәгатьчелек игътибарын онкологик авыруларны кисәтү мәсьәләсенә тарту, халыкка үз вакытында скрининг үтү кирәклеге турында җиткерү. Хатын-кызларга бушлай медицина тикшерүен узарга мөмкинлек бирә торган акцияне Республика клиник онкология диспансеры, 7-нче шәһәр клиник хастаханәсе, “Яшәүгә тигез хокуклылык” коммерцияле булмаган хезмәттәшлек һәм “Яман шешкә каршы хәрәкәт” иҗтимагый хәрәкәте оештыра.

7-нче шәһәр клиника хастаханәсенең поликлиника бүлеге җитәкчесе Сергей Мишакин билгеләп үткәнчә, скрининг 7-нче шәһәр клиник хастаханәсендә оештырыла. Анда килгән кешеләрне онколог, гинеколог, маммолог кебек табиблар карый. Шулай ук маммография һәм кайбер лаборатор тикшерүләр дә ясала. Акция ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. “Онко-Дозор” кысаларында сәламәтлеген тикшерергә теләгән кеше безгә һәр айның ахырында килә ала. Аның өчен 239-03-53 телефонына шалтыратып алдан язылып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100