Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда авыр атлетика буенча РФ Президенты кубогына турнир башлана
Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр 5әр мең доллар алачак, гомуми зачетта җиңгән команда Россия Президенты кубогы белән бүләкләнә
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Казанда Авыр атлетика буенча РФ Президенты кубогына ярышлар башлана, алар ике көн дәвам итәчәк. "Ак Барс" көрәш сараенда ир-атлар 94,105 һәм 105 кг нан артык һәм хатын-кызлар 75 кг нан артык авырлык категорияләрендә көч сынашачак.
Россия җыелмасына ике тапкыр дөнья чемпионы Руслан Албегов җитәкчелек итә, шулай ук Виктор Гетц, Алексей Юфкин, Ринат Киреев, Адам Малигов, Геннадий Моратов, Татарстан вәкилләре Андрей Деманов һәм Чыңгыз Могушков та чыгыш ясый. Хатын-кызлар командасына дөнья чемпионаты призеры Анастасия Романова, шулай ук Екатерина Катина, Ләйсән Махиянова, Татарстан спортчылары Мария Петрова һәм Екатерина Ютволина кергән.
Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр 5әр мең доллар алачак, гомуми зачетта җиңгән команда Россия Президенты кубогы белән бүләкләнә, дип аныклап уза ТАСС.
Кубок, Россия Президенты боерыгы нигезендә 2011 нче елның 3 нче февралендә гамәлгә куелган, шуннан бирле ел саен уздырыла. Ярышлар Белгород, Санкт-Петербург, Мытище, Ноябрьск, Грозный шәһәрләрендә үткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз