news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген Казанда атна саен үткәрелә торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәүдә итү шәһәрнең 14 махсус мәйданчыгында оештырыла. Ярминкәдә халык өчен яшелчәләр, ит ризыклары, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен кирәкле товарларның киң сайланышы әзерләнә. Барлык азык-төлек бәясе ваклап сату бәясенә караганда 10 процентка арзанрак булачак.

Сәүдә мәйданчыкларында Татарстанның муниципаль авыл районнары, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары продукциясе тәкъдим ителә.

Көзге уңыш ярминкәләре иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 кә кадәр барлык шәһәр районнарында үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot