Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник эшләнмәләр ярминкәсе узачак
Шимбә, 26 сентябрьдә, «Казан» агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» дип аталган авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник эшләнмәләр республика күргәзмә-ярминкәсе узачак. Татарстанның һәр районы үзенең экспозиция мәйданчыгын оештырачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
«Ярминкәнең үзенчәлеге – биредә тәкъдим ителгән барлык продукцияне көллият һәм техникум студентлары, укытучылар һәм укучылар үстергән һәм ясаган. Бу кибет киштәсендәге гади товарлар гына түгел – һәр эшләнмә артында авыл хуҗалыгы өлкәсенең булачак белгечләре, балта осталары, тегүчеләр, кондитерлар һәм башкаларның хезмәте тора», – диелә хәбәрдә.
Ярминкәгә килүчеләр фермер продукциясе, пешергән ризыклар, бал, яшелчәләр, агач һәм металлдан ясалган эшләнмәләр, тегелгән киемнәр һәм декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләрен сатып ала алачак.
Ярминкәдә волонтер-студентлар эшләячәк, алар мәйданчыкта кирәкле товарларны табарга ярдәм итәчәк.
Шулай ук иҗат коллективлары чыгышлары белән мәдәни программа да оештырылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз