Казанда “Авыл кызы” Бөтенроссия конкурсы узачак
Конкурсның сайлап алу туры 2011 елның гыйнварыннан август аена кадәр үтәчәк
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). 2011 елда “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия оешмасы һәм “Сөембикә” журналы “Татмедиа” ААҖ ярдәмендә “Авыл кызы” Бөтенроссия татар милли конкурсы үткәрергә ниятли. Бу хакта кичә “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия оешмасы советы утырышында хәбәр иттеләр.
Конкурсның сайлап алу туры 2011 елның гыйнварыннан август аена кадәр үтәчәк. Бу чорда сайлап алу турлары Россиянең барлык төбәкләрендә узачак. Ярышның финалын үткәрү вакыты һәм урыны әлегә мәгълүм түгел. Әмма шунысы төгәл билгеле – бәйгенең финалы ТР башкаласында үтәчәк.
Конкурста 20 яшьтән 30 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала. Аларның татар телен белүе бердәнбер шарт итеп куела.