news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авыл хуҗалыгына IT-технологияләр кертү буенча киңәшмә узды

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең ТР буенча филиалында авыл хуҗалыгына заманча IT-технологияләр кертү буенча киңәшмә узды

  (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ нең ТР буенча филиалында авыл хуҗалыгына заманча IT-технологияләр кертү буенча киңәшмә узды.

Чарага “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ филиалының Россия төбәкләрендә һәм Татарстандагы вәкилләре, шулай ук кызыксыну белдергән оешма хезмәткәрләре чакырылган иде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Семинарның гамәли өлешендә катнашучылар бүген “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ нең ТР буенча филиалында булды, фәнни-җитештерү базасы үсеше һәм производствога заманча технологияләр кертү белән танышты.

Аннары киңәшмә Игенчеләр сараенда узды, анда бүген сүз “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ нең ТР буенча филиалы тарафыннан авыл хуҗалыгына IT-технологияләр кертү турында барды.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ директоры Александр Малько 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгы чималы һәм азык-төлек базарларын үстерү һәм көйләү программасы үтәлеше турында сөйләде.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов Татарстанда игенчелек тармагында якынча нәтиҗәләр турында белдерде. Ул шулай ук игътибарны азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә һәм аны хәл итү юлларына игътибарны юнәлтте.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ нең ТР буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев авыл товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме һәм бюджеттан тыш хезмәт күрсәтүны яхшырту чаралары турында сөйләде.

Киңәшмә кысаларында сертификацияләү, экология куркынычсызлыгы системасы һәм башка яңалыклар проекты буенча презентация булды.

Авыл хуҗалыгына заманча IT-технологияләр кертү темасы Марат Әхмәтовның игътибарын җәлеп итте. Аграр ведомство җитәкчесе киңәшмәдә катнашучыларны прогрессив технологияләрне нәтиҗәле эшләтүгә игътибар иттерде. Ул, авыл хуҗалыгында IT-технологияләргә товар җитештерүчеләр тарафыннан ихтыяҗ булырга тиеш, дип саный. Бу продукт авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен арттыруга этәргеч булырга тиеш, дип ышана ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100