news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 42 миллион сумлык продукция сатылган

Узган шимбәдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Узган шимбәдәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 42 миллион сумлык продукция сатылган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Казанга авыл хуҗалыгы тауарлары белән барлыгы 580 автомашина килде. Ярминкәгә килүчеләрнең яшелчә, ит, сөт, шулай ук икмәк-күмәч һәм кондитер продукцияләрен сайлап алу мөмкинлеге зур иде. Барлык продукция дә арзан бәядән сатылды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең өстенлеге шунда ки, башкала базарына килүче барлык хуҗалыклар да сәүдә итү урыны, территорияне чистарту һәм продукцияне саклау өчен түләүләрдән азат ителә. Шәһәрлеләр бәрәңге, яшелчә башка продукцияләрне җитештерүчеләр бәясеннән сатып ала. Шулай итеп, бер кг бәрәңгене 6 сумнан сатып алырга мөмкин, кишер һәм суган 9–10 сум, кәбестә - 7 сум, ит – 140–160 сум, сарык ите – 180 сум, дуңгыз ите – 150 сум. Моннан тыш ассортиментта он, ашлык, балык, кош, йомырка һәм үсентеләр дә бар иде.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100