news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 37,8 млн сумлык товар тәкъдим ителде

Агросәнәгать паркында «Татмелиорация», Мамадыш һәм Арча районнары аграрийлары хезмәт күрсәтте.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев), Бүген Казанның ун мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте, анда аграрийлар шәһәр халкына 37,8 млн сумлык тауар тәкъдим итте. Агросәнәгать паркында «Татмелиорация» компаниясе, Мамадыш һәм Арча районнары фермерлары экологик чиста азык-төлек белән сәүдә итте.

Агросәнәгать паркындагы ярминкәдә ТР Премьер-министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм "Татмелиорация" ҖЧҖ генераль директоры Әнвәр Залаков булды.

«Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 мәйданда: унысы Казанда, өчесе Чаллыда һәм тагын берсе яңа форматта – чатырда оештырылды. Ярминкәләр ел ахырына, бәлкем язга кадәр үк дәвам итәр. Ярминкәләр бик мөһим чара. Бердән, анда шәһәр халкы республикабыз басу-кырларында үстерелгән яшелчәләрне сатып ала, икенче яклап, җитештерүчеләр өчен ул продукцияләрен сату мәйданы. Биредә ярминкә югары дәрәҗәдә оештырылган, кешеләр хәзер вакытын белеп, һәр шимбәне көтеп алалар. Сатып алу яхшы бара», – дип билгеләп үтте ярминкәне карап йөргәннән соң Альберт Кәримов.

«Без сентябрь башыннан ук ярминкә режимында сату итәбез. Сәүдә иртәнге биштән, алтынчы яртыдан башлана. Сатып алучылар күп. 10 млн сумга якынлык товар алып килдек. Төш вакыты тирәсенә сатып бетерербез дип уйлыйм», – диде үз чиратында Нәҗип Хаҗипов.

«120 тонна ашлык, 120 тонна бәрәңге, бик күп яшелчә: кишер, кәбестә һәм башкасын алып килдек. Шулай ук ит, сөтне дә халык яратып ала. Узган ярминкәдә барысын да сатып киткән идек, бу юлы да шулай булыр дип уйлыйм», – диде Әнвәр Залаков.

Агросәнәгать паркында ярминкәдә сөтнең литры 28, бәрәңгенең килограммы 11, суган 13, кәбестә 10, чөгендер 12, кишер 13 сумнан сатылды.

«Бәяләр кибетнекеннән түбән, аннан Татарстанда үстерелгән яшелчәләр бит – шуның өчен дә ярминкәләргә киләм мин», – диде сатып алучыларның берсе Фердинант Сәгъдиев.

«Без үзебезнекен, Татарстанда үстергәнне яратып алабыз, читтән китерелгәнне түгел. Бәяләре дә әйбәт, сатучылары да күңелгә ятышлы», – дип сүзгә кушылды икенче сатып алучы Рәмиз Бакусев.

Мамадышлылар сату иткән җирдә дә халык шактый. Әлегә сатып алуда күбрәк яшелчәләр өстенлек итә.

Без кибеттәгедән арзанракка сату итәргә тырышабыз. Бар җитештергән нәрсә үзебезнең совхозныкы. Барлык традицион технология саклана, экологик яктан чиста. Пестицидлар кулланмыйбыз», – дип аңлатты аграрийларның берсе Сәет Низамов.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100