news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла

Сәүдә рәтләре 7 махсуслаштырылган мәйданчыкта оештырыла

  (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Сәүдә рәтләре  махсуслаштырылган 7 мәйданчыкта оештырыла, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Совет районында “Казан” агросәнәгать паркында һәм Дәрвишләр бистәсендә арзан бәядән азык-төлек сатып алырга мөмкин булачак.

Яңа Савин районында Яңа Чишмә һәм Спас районнары предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Авиатөзелеш районында Биектау муниципаль районы, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” ХК” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексының Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ товар җитештерүчеләре сәүдә итәчәк.

Шулай ук Мәскәү, Киров районнарында да махсус мәйданчыкларда казанлыларга арзан бәядән азык-төлек тәкъдим ителәчәк.

Татарстан фермерлары продукциясен шулай ук Казанның Чехов базарыннан сатып алырга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100